Начиная с конца 40-х годов одним из основных направлений воспитательной работы коллектива Байгильдинской семилетней, а позже и средней школы было военно-патриотическое воспитание учащихся.
В 1967 году по инициативе директора Байгильдинской средней школы в с.Байгильдино напротив школы был сооружен первый в округе обелиск в память односельчан, погибших в Великой Отечественной войне.
Вот, что писала об этом событии районная газета в те дни.
БАЙГЕЛДЕ
Байгелде авылында Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышланган митинг бик тантаналы үтте.
Бу көнне Байгелде урта мәктәбенең территориясендә гражданнар һәм Бөек ;Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачылды. Митингка колхозчылар, авыл интеллигенциясе һәм укучылар килде. Митингта катнашучыларның флаглар һәм транспарантлар белән бизәлгән колоннасы Байгелде һәм Тенкәш урамнарыннан революцион җырлар җырлап үтте.
Яңадан алар кире килделәр, һәм митинг башланды. Президиумда гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары. Аларның күкрәкләрендә ал бантлар. Митингны авыл Советы башкарма комитеты председателе иптәш Сафин ачып җибәрде. Ул сүзне Карл Маркс исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре иптәш Гыйлметдиновка бирде. Аннан соң Брест вакыйгаларында катнашкан иптәш Исмагыйлов сөйләде. Обелисктан япманы ачу хокукы Советлар Союзы Герое иптөш Аскинга бирелде. Обелиск янына веноклар салынды һәм мылтыклардан салют бирелде.
Г. Вафин.
Кызыл Чишмә, 12 ноябрь, 1967 ел
Частым гостем наших учащихся стал выпускник Байгильдинской школы полковник авиации Латыпов Махмут Исламгалеевич. Он ветеран Афганской войны, награжден орденом Красной Звезды.