Поисковый отряд "ПАМЯТЬ" Байгильдинского сельского лицея работает с 1988 года. В результате длительных перписок с военкоматами, с райкомами, обкомами комсомола и влодь до ЦУК ВЛКСМ, были найдены места захоронений более десяти уроженцев с.Байгильдино, Тенькашево на территории западлных областей России и соседних республик.
В последние годы при помощи Республиканского фонда поисковых отрядов поисковая работа отряда получила практическую направленность - члены отряда стали участвовать в раскопках на местах боев.
В связи с этим в составе отряда была создана поиковая группа "Звезда" во главе котрого встал преподаватель организатор ОБЖ лицея Хафизоа Гафуан Закуанович.
Эта группа совершила : экспедиций в составе Сводного отряда поисковиков Башкортостана в Ленинградскую область на места боев Волховского фронта.
Участие в раскопках стало одним из основных направлений деятельности поискового отряда.
Рустэм Хамитов осмотрел выставку фотографий, посвященной поисковой работе, и найденными трофеями. Президенту сообщили, что в Башкортостане без вести пропавшими во время войны считаются более 127 тысяч человек, личности шестидесяти военнослужащих установлены по именным медальонам. Еще несколько тысяч человек удалось найти в результате архивной работы.
Рустэм Хамитов интересовался вопросами финансирования организации и поисковых экспедиций. По словам руководителя фонда Ильдара Бикбаева, одна из поездок финансируется по республиканской программе, также средства выделяет бюджет Уфы.
Президент подчеркнул, что государство обязано помогать поисковым отрядам на всех этапах работы. По его мнению, фактически поисковики взяли на себя государственные функции по восстановлению справедливости. Глава республики заверил, что помощь со стороны республики обязательно будет и пообещал рассмотреть вопрос об увеличении финансирования.
- Хорошо, что вы есть, хорошо, что работаете. И спасибо вам за то, что занимаетесь этим благородным делом, - сказал на встрече с поисковиками Президент Башкортостана.
В знак уважения и признательности за поддержку поисковики подарили Президенту найденный во время раскопок солдатский штык-нож, принадлежавший советскому солдату одного из подразделений горнострелковой бригады.
Пресс-служба президента РБ
http://ufaportal.ru/news/2010/07/rustem_hamitov_poobewal_okazat_pomow_poiskovym_otryadam/
Эзләнүчеләр сугыш чорындагы хәтерне яңарта
Байгилде авыл лицее казанышлары турында Башкортстаннан читтә дә яхшы беләләр. Лицей каршында "Хәтер" эзләнү отряды эшли башлауга 3 ел тула. Отряд нәрсә белән шөгыльләнә, аның максатлары, бурычлары турында күбрәк белү өчен, лицей җитәкчеләре белән очраштым,
2005 елда лицейның - 10, мәктәпнең 50 еллык юбилейларын тантаналы рәвештә бәйрәм иттек. Бик күп кунаклар, үзебезнең элекке укучыларыбыз килде. Кунаклар арасында Уфадан офицер, подполковник Илдар Бикбав та бар иде. Ул бүген республика эзләнүчеләр отрядының җәмәгать фондын җитәкли. Уфада Башкорт сводный отряды барлыгы, архивларда утырып, сугышта хәбәрсез югалган әтисенең кайда күмелүен, аннан шушы отряд белән Ленинград урманнарында аның үлгән урынын барып күрүе турында җентекләп сөйләде. Байгилде авыл лицее җитәкчелеренә дә шушы сводный отрядка кушылырга, изге эштә ярдәм итүләрен сорады.
Әлбәттә, күп еллар хәрби-патриотик тәрбиягә зур урын биргеп эшләгән коллектив Илдар Бикбаевның тәкъдимен хуплый гына. Җитәкче итеп үзенең күп уңай сыйфатлары белән эшне оста оештыруга сәләтле булган ОБЖ фәне укытучысы Гафуан Хафизов сайлана. Экспедициягә барырга 9-11 сыйныф укучылары арасыннан бар яклап та үрнәкле һәм тәртипле укучылар сайланып алына. 2007 елда укучылар белән материал туплап, командир янына барып, диск, видөотасмалар апып кайталар. Эзләнү юллары, саклык тәртипләрен өйрәнүгә күп выкыт бирелде. Тора бара бу төркем укучылар үзләрен бердәм сизеп отрядка җыйналдылар. Отрядны "Хәтер" дип атыйлар.
2005-2010 елларга Хөкүмәтнең хәрби-патриотик эшләр өчен дәүләт программасы кабул ителгән. 2008 ел өчен бюджеттан бу фондка 800 мең сум акча күчерелгән.
2008 елның маенда Гафуан Хафйзов 5 укучы белән беренче эзләнү эшенә ерак Ленинград өлкәсенең Киров районына юллана. Алар Башкортстан сводный отряды сафында булалар. Әлегә кадәр онытылмас, хәтердә калырлык озату оештырылган иде бу отрядка. Оркестр уйнавы, ветераннарның чыгышы, вагоннар, солдат киемнәре, истәлеккә Георгий тасмалары...
Отряд Старая Малукса станциясендәге туктала һәм Волхов фронты күп тапкыр Ленинград блокадасын өзергә тырышкан урынга юнәлә. Монда "Хәтер" отряды белән беррәттән Русиянең төрле шәһәр, районнарыннан укучылар, югары уку йортлары студентлары була. Палаткалар шәһәрчеген булачак урынны саперлар мина эзләүгечләр белән җентекләп тикшереп чыгалар. Шулай да лагерь тирәли янгынга каршы чирәм катламын алгвнда, беренче чирәм кисәкләрен кузгаткач та “Хәтер” эзләнүчеләренең берсе, Динисламов Булат, танкка каршы куелган минага тап була, күп тә үтми шул ук укучы 76 миллиметрлы артиллерия снарядын таба. Шунда ук дежур саперны, командирны чакырталар. Эшкә тотынмастан ук чын шартлаткычларга юлыккан укучылар нәрсә кичергәндер, билгесез. Әмма алар алдан ук төрле хәлләргә әзерләнгәннәр иде.
Эзләнүчеләр лагеры палаткалар шәһәрчегенә әврелә, анда 87 кеше урнаша. Лагерь тормышы хәрбигә шартларгв якынлаштырып төгәл оештырылган. Иртән Хөкүмәт флагын күтәрү, развод, һәр төркемгә конкрет эш, бурыч билгеләү каралган. Кызлар чиратлап бар отрядка аш әзерли. Калганнар җитәкчеләр белән бергә көрәк, сулар алып, урман эченә - сазлыкка, чираттагы эзләнүгә кереп китәләр. Алдан мина эзләү аппараты белән җитәкчеләр йөри. Бу аппарат 5 метр тирәнлектә яткан тимер кисәкләренә кадәр табып, тавыш бирә. Металлга тавыш чыкса, сапер чакыртыла. Шушы эзләнүләрдә боҗралары белән сугышка әзер Ф-1 гранатасы (“лимонка”), артиллерия, авиация бомбалары, "Катюша"дан калган снарядлар, танкка каршы куелган миналар табыла. Мондый куркыныч шартлаткычларны трофей төркеме читкә алып чыгып шартлата.
Башта укучыларга куркыныч була. Сугыш кирәк-яраклары белән эш иткәндә тәртип сакларга, җитәкче боерыкларын төгәл үтәргә тиеш булалар. Җир эше кайда да авыр. Ә инде сугыш яланында эзләнүләр икеләтә куркыныч һәм җаваплы: чөнки һәр хата көрә белән генә эшләүчене түгел хәттә барлык отрядны юк итүе ихтимал. Хәер, "Хәтер" эзләнү отряды беренче тапкыр бу сынауны исән-имин үтеп кайта.
Әмма, эзләнүләрнең иң мөһим максатын һәм нәтиҗәсен әйтергә кирәк. Бу сугыш барышында һәлак булган ләкин җирләмичә калган совет солдатларын эзләү. Окоп төпләрендә, снаряд чокырларында югалган солдатларны, аларның шәхси әйберләрен, медальоннарын табыр өчен егетләргә дистәләгән кубометр җирне кузгатып бармаклар арасыннан иләп үткәрергә кирәк булды. Солдат сөякләрен табу иң зур дулкынлану хисләре тудыра. Беренче экспедиция барышында лицей эзләнүчеләре биш хәрбинең гәүдә сөякләрен таптылар.
Бу экспедициягә Байгилде "Хәтер" эзләнү отряды мина эзли торган приборсыз юлга чыга, ә инде эш вакытында аның нык кирәклеген аңлыйлар. Икенче экспедициягә укытучылар коллективы көче белән мина эзләгеч, йоклау өчен капчыклар, 40 килограмм сыешлы рюкзаклар, радиостанция, компаслар, карталар алына.
2009 елда янә биш укучы җитәкчеләре белән яңа эзләнүгә китә. Шушы экспедиция барышында Байгилде укучылары таган да 6 солдатны табалар. Безнең укучылар, отряд әгъзалары үткән сугыштан һәр берсе берәр югалган, онтылган солдатны кайтаралар.
Өченче тапкыр 2009 елның көзендә ике укучы үзләренең житәкчесе белән Ленинград өлкәсенең Ломоносовский районына кече экспедициягә юллана. Бу юлы урман эчендәге сазлыкта хәрби самолет табылуы турында хәбәр итәләр. Ул чираттагы очышка китеп, кире әйләнеп кайталмаган. Нинди номерлы, кемгә бирелгән, командиры кем булган? Бу сорауларга җавап табар өчен эзләүчеләр төркеме Русия буенча элемтәдә тора. Алар И-15 БИС модельле самолетның командиры Башкортстанның Благовещенский шәһәреннән булуын ачыклыйлар.
Шундый киң элемтәне оештыручы Башкортостан отрядының җитәкчесе Бикбаев Ильдар Зиннур улы була. Әйтергә кирәк аның тырышлыгы, җитезлеге аркасында эш барышында туган сораулар вакытында һәм уңайлы чишеләләр. Мәсьәлән, экспедицияләрнең берсендә табылган медальның номеры (саны) буенча ул 2 сәгать эчендә, яланда булуына карамастан, архивлар белән элемтәгә кереп медальнең мәрхүм хуҗасының исемен-фамилиясен ачыклады.
Әйе, бүгенге укучыларның картаталары сугышкан, кан койган урыннарда эзләнүләрдә катнашып, дистәләгән кеше сөякләре, киемнәре, шартлаткычлар табып, үз күзләре белән күргәннәрне, табышлар тудырган хисләрне бер сүз белән генә аңлатып булса икән...
Тимур Кәримов, 11 сыйныф укучысы, 2009 елдагы экспедициядә ике солдатның сөякләрен таба. Ә инде табылган шартлату коралларын трофеи төркеме читтә шартлатканда, хәтта палаткалар селкенүен әле дә нык хәтерли. Тимур киләчәктә география белгече булырга тели. Сугыш темасына китаплар укырга, кинолар карарга ярага.
Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы чорында шушы сазлыкларда 15 минутлык атларлык ара өчен бер ел сугыш барган. Шунысы гаҗәпләндерә, сугыш тәмамлануга 65 ел тулуга карамастан, Ленинград сазлыкларында бүгенге көнгә тиклем илебезнең төрле шәһәрләреннән, район, авылларыннан меңәрләгән эзләнүчеләр отряды эзләнүләр алып бара. Бүгенгә кадәр күпме корал, шартлаткыч, кеше сөякләре, танк, самолетлар табылуы дәвам итә. Димәк, каты алышлар үткән бу урыннарда бик күп яугирләрнең соңгы сулышлары монда алынган...
Сугыш чорында Ленинград өлкәсенең бу сазларында күпме корал шартлаганын, шул ярчыклар күпме кешенең гомерен өзгәнен әлеге көндә чирәм белән капланган яланда адым саен тимер кисәкләренә, гранаталарга, патронарга тап булулар исбатлый.
Ике ел буе үткәрелгән эзләнү эшләрендә "Хәтер" эзләнү отряды тарафыннан 11 хәрбинең сөякләре табылган. Бу сугыш чорындагы бер отделение солдатлары дип исәпләп була. Ә инде Башкортстан берләшкән отряды 210 солдат мәете, 7 медальон, 3 исемле шехси әйберләр, бер “Хәрби хезмәт өчен” медале тапкан.
Йөзләгән чакрым үтеп, май башы урманында дистәләгән көн палаткаларда яшәп, кайсы көнне кар белән битне юып, тонна-тонна ком, җир иләп, укучылар иң зур максатка ирештеләр – алар үткән сугыштан мәрхүм солдатларның сөякләрен генә түгел, алар турында хәтерне кайтардылар.
Солдатларны җирләү ... Хәрби марш, йөзләрдә кайгы, югалту кичерешләре, бәлки гәеп тә таныладыр олыракларның йөзендә. Шул вакытта күп еллар үтәлмәгән бурычны үтәүгә канәгатьләнү хисләре дә чагыла ул йөзләрдә.
Барлык экспедиция барышында табылган 210 солдатны соңгы юлга озатырга килгән күп олылар, яшьләр катнашлыгында тантаналы митинг узгарып солдатлар туганлык кәберлегенә җирләнделәр.
Бүген лицейның "Хәтер" эзләнү отряды турында горурлык белән сөйләргә кирәк. Республикада берничә генә мәктәп арасында лицей укучыларының ерак Ленинград блокадасы үткән урыннарга аяк басып, табылдыклар эзләүдә катнашулары зур мактауга лаек.
Экспедициядә катнашучылар үзләре белән эш вакытында тапкан буш гранат, каскалар, гильзалар, корал кисәкләрен күтәреп алып кайтып, лицей музеена тапшырганнар. Әйткәндәй, лицей музеенда бүген реконструкция эшләренең соңгы өлеше башкарыла. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына тантаналы рәвештә ачылачак ул. 50 нче еллардан ук эшләгән шушы мәктәп музеенда бүгенге көнгә кадәр сакланган экспонатлар арасында нәрсәләр генә юк? Бөек Ватан сугышы белән бәйле 200 гә якын экспонат саклана. Реконструкциядән соң музей этнография, сугыш алды, Бөек Ватан, Чечня, Әфган сугышларында катнашучыларга, районның Советлар Союзы Геройларына, лицей тарихына багышланган махсус стендлар, почмаклар, документлар белән тагын да баетылачак. Экскурсияләр, хәрби дәресләр, ветераннар белән очрашулар да нәкъ музейда үткәрелә. Экспедиция әгъзалары Иглин район архивыннан Нуриман районы буенча сугышта үлгән һәм хәбәрсез югалган рядовой һем сержант составындагыларның якыннарына җибәрелгән похоронкалары белән танышып, алдагы эш планын язып утыруларына тап бупгач, чынлап та, Байгилде авыл лицеенда "Хәтер" эзләнү отрядының һәрвакыт эзләнүдә икәненә шигем калмады, Димәк, отряд тиздән янә экспедициягә юл тотачак.
Экспедиция җитәкчесе турында да берничә сүз әйтеп китмичә булмый. Гафуан Закуан улы Тамбов өлкәсенең Кирсанов авиация училищесын темамлаган, һөнәре буенча - авиатехник. Чебоксарда авиаотрядта 7 ел техник, 12 ел АН-24 самолетында очучы бортинженер булып эшли. Эш барышында илебезнең 57 шәһәр аэропортында булырга туры килә аңа. 2002 елда гаилә хәле буенча әтисен карарга туган авылына кайтып төпләнә. Бүген лицейның үз эшенә мекиббән киткан укытучыларының берсе, "Хәтер" эзләнү отрядының алыштыргысыз җитәкчесе ул.
Байгилде авыл лицееның "Хәтер" эзләнү отряды башкарган эшләрне санап кына бетерерлек түгел. Моңарчы сугыш чорында хәбәрсез югалган, кабере билгесез булган бик күп яугирләр турында күп еллардан соң белешмәләр, хәбәрләр, документлар, орден-медальләр табып тапшыруда катнашкан, күп кенә гаиләләргә озак еллардан соң сөенечле хәбәрлөр китергән көчле, батыр укучыларны берләштерган “Хәтер” эзләнү отрядына, аның җитәкчесе Гафуан Хафизовка, лицей өчен бар тырышлыгын салган аның директоры Салават Ришат улы Исмәгыйлевка Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилее алдыннан үз өлешләрен кертүдә күрсәткән уңышлары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Әйе, сез башкарган эш зур хөрмәткә лаек, байгилделеләр.
Людмила ХӘНӘФИНА. Кызыл Тан, 2010 ел