Работы учащихся по историческому краеведению

Сборник родословных учащихся лицея

 

Сборник работ учащихся, посвященных 60-летию Победы

Сборник творческих работ учащихся, посвященных 450-летию вхождения Башкортостана в состав Россииё

Сборник сочинений учащихся лицея, посвященных родному лицею в связи с его 15-летием

Смелая медсестра из Каргино

Я хочу рассказать о своей родственнице, участнице Великой Отечественной войны. Это Капитолина Ивановна Ерещенко, 1922 года рождения.
Капитолина Ивановна родилась и выросла в деревне Каргино Нуримановского района в крестьянской семье. Ее родители Иван и Агрофена Шухтуевы были трудолюбивыми людьми, воспитывали в детях самые хорошие качества. Они хотели, чтобы дети получили образование. Поэтому Капитолину они отправили учиться в Никольскую семилетнюю школу после того, как она проучилась в местной начальной школе. Капитолина училась хорошо, мечтала стать врачом. После семилетки она поступила учиться в Уфимское медицинское училище, окончила шестимесячные курсы медсестер. Приехав домой, начала работать заведующей фельдшерско-акушерскими пунктами в деревнях Укарлино и Каргино. Она очень любила свою профессию, бескорыстно обслуживала взрослых и детей. 
Капитолина Ерещенко была военнообязанной медсестрой. В феврале 1942 года она была призвана на военную службу. Боевое крещение получила в санитарно-медицинском батальоне второй мотострелковой дивизии особого назначения войск НКВД.
Смелая медсестра Капитолина Ивановна участвовала в боях под Смоленском, Орлом, выносила с линии фронта сотни раненых бойцов и командиров. В конце войны служила в госпиталях Московской области.
За проявленную доблесть на фронтах Великой Отечественной Сержант медицинской службы К.И. Ерещенко была награждена многими наградами. 
По состоянию здоровья Капитолина Ивановна в феврале 1945 года вернулась домой. Через некоторое время снова начала работать медсестрой в родном фельдшерском пункте. Проработала там всю жизнь, до 1974 года. 
Вышла замуж за славного фронтовика Михаила Ерещенко, прожили они вместе 50 лет, вырастили семерых детей.
Шухтуева Вероника,
учащаяся Байгильдинского сельского лицея

Еллар  һәм   ветераннар...

Динисламов Гыйзетдин Динислам улы Нуриман районының Бәләкәй Теңкәш авылында 1901 елны ярлы крестян гаиләсендә туган.

Бала чагыннан ук тормыш авырлыкларын күреп үсәргә туры килә.19 яшендә гражданнар сугышына китә.Язмыш аны кайсы якларга гына илтми.Ул җиңелүнең ачысын һәм җиңүнең шатлыгын татыган кеше.

Солдат тормышын ул Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә хәрбиләр әзерлек курсында укып башлый.Аннан соң Кызыл Армия сафында Колчакларга каршы сугышта катнаша.Яралана.Хәрби госпитальдә ята...Тагын фронтка. Кустанай, Польша, Петрозаводск, Фин чигендә, Кронштадт фронт юлларын үтә.Ленинградта башлангыч белемне, аннан Казанда командирлар әзерләү курсын үтә.1922-23 елларда Гыйзетдин Динислам улына Урта Азиядә басмачлар белән сугышырга да туры килә һәм аның өчен гражданнар сугышы шунда бетә.

Туган якларына кайта.Авыл хуҗалыгын колхозлаштыру чоры башлагач, ул, озак  уйламыйча, колхозга керә.Чөнки бу ысул белән эшләгәндә генә авылда, киләчәктә күп мәсьәләләр уңай хәл ителәчәгенә ышана.Тик  шундый якты хыяллар белән яшәп ятканда тагын сугыш...Бөек Ватан сугышы.Илгә фашист илбасарлары басып керде...

Гыйзетдин картәти тагын фронтка китә.Башта ук алгы рәткә эләкми,чөнки Харьков шәһәрендә эвакуацияләнгән  өчен   бер завод җиһазын  аякка бастыруда катнаша.

Тагын сугыш яланында.Ул 3 Украина фронтының 1 гвардия мехнизацияләштерелгән корпусында сугыша.Батальоны командиры  була. Бухарест, Будапешт шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм җиңүне  Австриянең башкаласы -Венада каршылый.Безнең Байгилде авыл лицее музеенда картәтиемә бирелгән мактау грамотасы саклана.

“Ниһаять,халыкның озак көткән Җиңү көне килеп җитте һәм ул халык өчен дә, минем өчен дә  иң бәхетле көн булды,”-дип искә ала иде ветеран. 

Хөрмәтле ветеранның күп медальләре бар,тик шулар арасында иң истәлеклесе  “За взятие Вены”.Бу сугышта Дунай елгасы аша чыккан күперне алыр өчен 2 көн канкойгыч сугыш барды.Фашист илбасарлары һаман үз көченә ышана һәм бер дә  бирелергә теләми.”Бу сугыш минем өчен соңгысы булды һәм мин бу алышта иң якын иптәшләремне югалттым,”- дип искә ала иде ветеран.

Сугыштан соң героебыз туган авылына кайта.Күп еллар “Карл Маркс” колхозында төзүчеләр бригадасының бригадиры булып  эшләде.Ул 4 бала тәрбияләп үстерә,12 оныгына картәти дә.

Гыйзетдин бабай баһадир гәүдәле, холкы белән бик ачык күңелле, аралашучан кеше, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде.Шуңа да ул бик озак яши.Аксакал картлык көнендә җитез адымлы, тирән хәтерле. Байгилде авыл советы буенча  ул ике сугышта да катнашкан  бердәнбер кеше була.Кызганычка каршы, картәтием безнең арабызда юк инде.Без арабызда шундый батырлар булуы белән бик сокланабыз һәм  горурланабыз.

Динисламова Зилия,7 сыйныф.

Картәнием хатирәләре...

Минем картәниемнең исеме Наилә.Ул Бәләкәй Теңкәш авылында 1928 елда туган.Аңа 8 яшь тулганда укырга төшә,тик 4 класс кына белем ала,чөнки тормыш авырлыклары аркасында, укырга мөмкинчелек булмый. Илдә ачлык, ялангачлык еллары.”Тамак туйдыру өчен колхозга эшкә йөрергә туры килде ,”-дип  бүген искә ала картәнием.

Тагын да авыррак еллар булды Бөек Ватан сугышы башлангач.Әтием фронтка китте.Гаиләдә иң зур бала булгач, миңа миннән кечерәкләрне дә карарга туры килде.Иң авыры- әтиемнең үле хәбәрен алган көн булды,чөнки  без,балалар, әле әтием кайтыр,сугыш бетәр һәм без бергә гаиләбез белән яшәрбез,дип өмет итә идек.Бар өмет челпәрәмә килде,барыбыз да беркөн килеп ятим калдык.Шулай да төшенкелеккә ничек тә бирешмәскә,түзәргә кирәк иде...Түздек тә.

Сугыштан соң ФЗУ мәктәбендә укып, каменщик һөнәре ала.Аннан Белорецк шәһәренә эшкә җибәрәләр,тик әниесе каты чирләп китә һәм аңа эшен ташлап авылга кайтырга туры килә.Ул яңадан колхозга эшкә урнаша, эшли башлый.Шунда тормыш иптәшен очрата һәм гаилә коралар.Яңа йорт салып чыгалар, берсеннән – берсе матур 6 балалары туа, алардан да бәхетле кеше булмый.Тик картәтием  каты авырып,  дөняьдан бик иртә китеп бара.Тагын картәниемә балаларны аякка бастырыр өчен ике кеше өчен берүзенә  эшләргә туры килә.Ул бирешми дә, бөтен авырлыкларны җиңеп чыга...Бүген картәнием хаклы ялда.Шулай булуына карамастан, ул һаман да безне,оныкларын, тәрбияләүдә булыша.Үзенең тәмле ашлары белән сыйлый, җылы оекбаш, биялиләрен бәйләп кидерә безгә.Картәниемә бәрәкәтле картлык, озын гомер, сау-сәламәтлек телим.

(Исмагыйлова Наилә хатирәләре  буенча  язып алды  Гобәйдуллин Аяз, 7 сыйныф.)

Хатлар нәрсә сөйли...

Минем  картәтием Фәйзуллин Гәйнулла Фазулла улы турында сөйләп үтәсе килә.

Ул 1911елда Бәләкәй Теңкәш авылында туган. Армия сафына хезмәт итәргә китә һәм аннан аны Фин сугышына җибәрәләр.Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңы үзенең командиры  кул сәгате белән бүләкли.

Бөек Ватан сугышы башланганчы  колхозда мал врачы булып эшли.

Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә һәм анда пулеметчы  булып хезмәт итә. Картәнием Мөгаллимәгә командиры аның турында мондый сүзләр яза: “1943 елның декабрендә,сезнең ирегез,Фәйзуллин Гайнулла Фазулла улы,зур кыюлык күрсәтте, каты яраланды.Берүзе 200-гә  якын немец солдатларын юк итте һәм башка сугышчыларны да алга барырга өнәде. Күрсәткән батырлыгы өчен аны  “3-нче дәрәҗә Дан ордены” белән бүләкләделәр.

Бу хат безнең Байгилде авыл  лицее музеенда саклана.

Фәйзуллина Лилия,7 сыйныф.

Курск  Батыры...

Картәтием Нуриев Гатаулла Мостафа улы Нуриман районының Бәләкәй Теңкәш авылында 1917 елда дөньяга килә. 1939 елны хәрби хезмәткә алына һәм шунда шоферлар курсында укый.

Картәтием хәрби хезмәттә булган чакта Бөек Ватан сугышы башлана,ул фронтка китә.1941-1943 елларда  шофер була  һәм  Ленинград шәһәренә таба   сузылган “тормыш юлы”  дигән юлдан шәһәр халкын ачлыктан коткарып калу өчен  азык-төлек  ташый.

1943 елда танкистлар курсында укый.Аннан  Туган ил азатлыгы өчен үзенең Т-34 танкында дошманга каршы сугыша.Ул Волхов шәһәрен азат итүдә катнаша.

”Бу шәһәрне  7 тапкыр  азат иттек, 7 тапкыр чигендек.Инде  туктадык дисәк, фашистлар тагын һөҗүм башлый, тагын чигенәбез...Бервакыт дошман белән алыш вакытында командирның танкысына ут кабына, һәм,минем картәтием, күп тә уйлап тормыйча, ярдәмгә ташлана һәм ул бөтен экипжны  үлемнән коткарып кала...Атака вакытында шундый  кызганыч чаклар да булды: бөтен батальоннан  солдатлар үлеп бетә, сугышчыны хәтерләтеп тагнкистның танкысы гына кала, мондый вакытны бигрәк авыр була иде күңелгә“,- дип искә ала иде картәтием.

Сугыш яланында күрсәткән кыюлыгы, батырлыклары өчен картәтиемне “1-нче һәм 2-нче дәрәҗәле Ватан сугышы “ордены белән бүләклиләр.      

Картәтием Нуриев Гатаулла танкист булып Курск дугасы җирендә дә танклар   сугышында  катнаша. Бик каты коточкыч  алышлар бара Курскта.Ләкин безнең танкистлар бирешмиләр.Курск алышында күрсәткән батырлыгы өчен аны “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләклиләр.

Сугыштан соң картәтием туган авылына кайта.Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда  рәисе  вазифасын  башкара.Нәнәем  Миннинур белән алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

Кызганычка каршы, картәтием бүген безнең арабызда юк инде. Без,  балалары, оныклары, аның эшен  дәвам итәрбез.Картәтиләребез яулаган тынычлыкны, илне, җирне  кадерләп  сакларга тиешбез.Үземнең шундый картәтием булуы белән сокланам һәм горурланам.

 

Нуриева Юлия, 7 Сыйныф.

Бөек  Ватан сугышында  минем авылдашларым.

Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башланган.Сугыш-куркыныч афәт,аның аркасында күпме халыкның гомере өзелгән,шәһәр-авыллар таркалган,ачлык-ялангачлык, ятимлек,ничәмә еллар тупланган хазина юкка чыккан.Күпме яшь гомерләр вакытсыз  өзелгән, күпме сәләтле  шәхесләребез яу кырыннан кайта алмаган.Бу сугышта 27 миллионнан артык кеше гомеренең вакытсыз өзелүе –югалтуларыбызның иң авыры булды.Ә ул сан артында күпме гаиләнең, күпме кешенең кайгысы, йөрәк әрнүе?!..

Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә...

Безнең Байгилде авыл советына 10 авыл карый.Бөек Ватан сугышына ул авыллардан туган илен фашист илбасарларыннан саклар өчен 711 кеше фронтка китә.

“Без кайтырбыз!”-диеп киткән юлдан,

Китсәләр дә күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы...

Шуларның 247 яу кырында ятып кала.Минем карт әтиемнең дә Хәмзә исемле абыйсы сугышка китә.Анда ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә.Яуда бик авыр булса да, күрсәтергә тырышмый,авылындагы туганнарына күтәренке рухлы хатларын язып, хәлләрен белеп тора.”Кайтырмын, көтегез!”-дип китсә дә, кызганычка каршы, туган авылына әйләнеп кайта алмый... Әйе, күпме кешеләр үзләренең көчләрен җәлләмичә сугышта катнаштылар: әти-әниләр, абый-апалар, хәтта яше җитмәгән балар да.Алар көчләрен, яшь гомерләрен җәлләмичә ватан өчен,ил өчен,җир өчен көрәштеләр.Сугыш елларында җиңү көнен якынайту өчен күпме хатын-кызлар, эшкә яраган һәр бала иртәнге таңнан, караңгы төнгә кадәр кырда эшләделәр. Хәзер без аларны тыл ветераннары дип йөртәбез.Бүген алар Бөек Ватан сугышынеың тере шаһитлары булып яшиләр.Кызганычка каршы,алар бик олы яшьтә инде һәм аларның саны елдан-ел кими бара. Хәзер үземнең иншамда Бөек Ватан сугышы  ветераны, данлыклы Брест крепостенең батыры, БР һәм РФ мәктәбенең атказанган укытучы,сугыш ветераны Ришат Салих улы Исмәгыйлов турында язып үтәсем килә.

Ришат Салих улы Исмагыйлов Нуриман районының матур табигатле, тирән  түгәрәк күлләргә бай булган, нәк 85 ел элек Нимесләр авылында яшәүче Салих мәзин һәм Вафия остабикә гаиләсендә 1920 елның 15 апрелендә дөньяга килә.

...Әтисе “халык дошманы” дип игълан ителгәннән соң, хәтта башлангыч сыйныфларда да укый алмаган  Ришат, соңыннан Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлый.1940-42-нче елларда Брест крепостенда урнашкан, 42-нче дивизиянең 455-нче укчылар полкында элемтә ротасы радисты булып хезмәт итә.

Сугышны беренче булып каршылый Брест солдатлары.Көтелмәгән дәһшәт беренче минутларда ук күпме корбан алып китә.Бер төркем яугирләргә, шул исәптән Исмагыйловка, дошман боҗрасын өзәргә әмер бирелә.Фашистлар уратып алган крепостьтән чыкканда туктаусыз ут яңгыры астында иптәшләре һәлак була.Бары тик Ришат Салих улы  исән кала.Әкият батырыдай  исән калган  солдат, искиткеч  авырлыклар белән  совет командованиясенә чыга һәм сугышны яңа частьтә дәвам итә.Дошман самолетлары  ташлаган бомбадан каты яралана, гомерлеккә аягы зәгыйфь булып кала.Бүген дә ветеран тәнендә 15 металл ярчыгы йөртә.Аларның һәрчак янында икәнен тоеп яши.Таякка таянып узса да яугирнең гомере, ул беркайчан да зарланмады, юлыннан  читкә тайпылмады.Шундый юллар язды язучы дусты Нажар Нәҗми Ришат Исмәгыйлов хакында:

Брест...Брест...сугыш тынган

                                        кебек, ул да

Тынды...Сүнде...Китте кадере.

Кирәк чакта гына микән ни сң

Батырлыклар бездә кадерле ?

Синең өчен ул җир башка кавем,

Башка милләт җире,төяге.

Шул төяктә ятадыр ул һаман

Сыңар аягыңның сөяге...Хәзерге көндә Брест музеенда Ришат Исмәгыйловка багышланган зур стенд оештырылган.

Сугыштан соңгы авыр еллар...Илдә ачлык, ялангачлык, шулай да тормышны дәвам итәргә кирәк.Ул шушы авыр елларда безнең авылда мәктәпкпә эшкә килә.Ул замандагы бәләкәй генә агач  мәктәпне күз алдына китереп була инде. Педагогик хезмәтен  шулай авыр елларда башлап китә ветеран укытучы:дүртъеллык мәктәп, җидееллык мәктәп, аннан урта мәктәп...Шулай 40 елдан артык  безнең Байгилде мәктәбендә директор вазифасын башкара.Ул-мәгариф отличнигы.Аны тарих фәне буенча галим дип тә атарга мөмкин.Ул безнең төбәккә караган авыллар тарихы, мәктәпләр тормышы, аерым күренекле шәхесләр турында күпсанлы очерклар яза һәм бу өлкәдә аның“Тугрылык”, ”Нурман  районы тарихы” буенча очерклар дигән китаплары чыга.Бу китаплар безгә-укучыларга-кирәкле һәм файдалы уку әсбабына әверелде.Соңгы елларда тагын мәктәпкә балар тәрбияләүгә багышланган зур хезмәтләр язды: ”Мәктәп директоры язмалары”, ”Уку белән дә, сәләт белән дә”дип атала алар.

Безнең лицейда 1963 елдан бирле Ришат Салих улы инициативасы белән оештырылган “Сугыш һәм хезмәт даны” музее эшләп килә.Музей үзенең тарихи  экспонатлары белән республика мәктәпләре арасында яхшылардан дип санала.

Олы яшьтә һәм  хаклы ялда булуына карамастан, Ришат Салих улы әле дә бик  изге  эшләр башкара.Болар барысы да Ришат Салих улының киң күңелле, олы йөрәкле шәхес булуыннан киләдер, дип уйлыйм. Русия укытучыларының 1 съезды, Башкортстан укытучыларының 7 съезды делегаты Ришат Исмагыйлов гомере буена бер максатка хезмәт итә: ул-мәктәп-балалар...

...Бу дөньяда булгач була икән

Кешеләр дә синең шикелле.

Кирәк  икән син бирергә әзер

Кисеп алып йөрәк итеңне...

Күпме шатлык, күпме рәхмәт сүзе,

Күпме сөю һәм нур тирәңдә.

Сугыш уты сине аксатса да,

Аксамадың гомер сөргәндә...(Н.Нәҗми)

Ветераныбыз безнең лицейның почетлы кунагы.Ул еш кына укучылар янына  очрашуларга килеп, үзенең олы тәҗрибәсе, фәһемле сүзе, акыллы киңәшләре белән чыгыш ясап  тора.

Хөрмәтле ветераныбызга апрель аенда 85 яшь тула.Безнең арабызда шундый батыр булуы белән сокланабыз һәм  чиксез горурланабыз.Корычтай ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.

  

Башкарды : 7сыйныф укучысы Айгөл Газизова.

Бөек Ватан сугышында минем якташларым.

             Безнең әти-әниләребез, картәти-картәниләребезнең илебезне фашист коллыгыннан коткарып калуга  күбрәк вакыт үткән сае, бу фаҗигале утлы-давыллы елларның әһәмияте арта. Җиңү хакына тир һәм кан  түккән, безнең буын  җирдә тусын, азат илдә яшәсен өчен  яу яланнарында  башын салган  кешеләрнең каһарманлыгы күренә бара.

Ул еллар кеше күңеленә, кеше йөрәгенә мәңге онытылмас фаҗигаләр, ачы-нәфрәт салган, болар мәңге онытылмас.

Озакламый сугыш беткәнгә 60 ел була.Уйласаң, бу бер кеше  гомере. Сугыш

яланнарында гомерлеккә ятып калучылар...һәм 60 ел буена, ул яугирләрнең кайтмасларын белсәләр дә, күңелләрендә алар турында  якты хатирәләр саклап, кадерле кешеләрен сабыр гына көтеп яшәүчеләр...Бүген алар- көчле рухлы, олы җанлы тыл батырлары...

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик!

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк

Тын гына.

(Р.Миңнуллин)

9 май-Җиңү көне... Барлык дөнья яшел төс алган. Кояш нурларына иркәләнеп үләннәр яшәрә, агачлар яфрак яра, алмагачлар һәм шомыртлар бар җиргә хуш ис таратып,чәчкә аталар.Җылы яктан туган якларын сагынышып кайткан торналар, баш очында моңсу гына  кычкырышып, әйләнәләр.Бар җирдә бәйрәм төсе, бар җирдә шатлык... Әйе, әйе, шатлык! Шатлыкларның да шатлыгы, чөнки ул бәйрәмнәрнең дә бәйрәме! 9-май-Җиңү көне, Җиңү бәйрәме! Бу көнне безнең ата-бабаларыбыз, фашизмны тар-мар итеп, җиребезгә яшәешнең үзен кайтарган. Кешелек дөньясындагы  канкойгыч сугыш - 9 май - көнне халыкның җиңүе белән тәмамланган.Мин үземнең иншамда шушы җиңүне китерүче ветераннар белән очрашу кичәсеннән алган тәэсоратларым турында  язып үтәсем килә.

Илебезнең төрле төбәгеннән сугышка киткән кебек, безнең Нуриман районының да һәр бәләкәй һәм зур авылларыннан ир-егетләребез фронтка китә. Әлбәттә, якташларым-нуриманлыларның Бөек Ватан сугышында  күрсәткән батырлыклары турында язсаң, аларның исемлеге рәтен язарга дәфтәр бите генә җитмәс иде. Шулай да ике героебыз турында язып үтәсе килә.

Нуриман – илгә ике Советлар Союзы Герое биргән як. Ул -Гыймалетдин Фәсхетдин улы Шәйхетдинов, Гәйфетдин  Гафият улы Аскин.

Г.Ф.Шәйхетдинов 1913 елда Кызыл Яр авылында туган. Бөек Ватан  сугышында 2-нче Украина  фронтында була. Кишинев, Бухарест, Будапешт, Венгрия, Австрия  шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сталинград фронтын чит илбасарлардан коткаргач,безнең армия алга омтыла. Изелгән, җимерелгән Украина җирләрен дошманнардан чистарту башлана. 1944 ел башлары. Лейтенант Шәйхетдинов Корсунь - Шевченко  калкулыгында барган сугышта катнаша. Фашист группировкасын тар-мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен безнең якташыбызга да Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Дәүләт музеенда Корсунь-Шевченко сугышы тарихындагы бүлектә геройның фоторәсеме, документлары, ялан сумкасы саклана. Безнең Байгилде авыл лицеенда “Сугыш һәм хезмәт  даны” музеенда геройларыбызга багышланган бүлек бар. Бүлектә Корсунь-Шевченко  музее турында китап саклана, анда якташыбыз турында язылган юлларны да укырга була... Кызганычка каршы, Героебыз Г. Ф. Шәйхетдинов,бүгенге көндә безнең арабызда юк, 2008 елда без аның 95 яшен билгеләп үтәр идек,  шулай да аның күрсәткән батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.

Гайфетдин Аскин хәзерге вакытта исән-сау һәм Караидел елгасына якын урнашкан үзенең  бәләкәй генә  туган авылы - Чураш авылында яши.Ул алты балалы гаиләдә дүртенче бала була. Якты дөньядан әнисе иртә китә һәм тормыш авырлыклары  алты бала иңенә төшә. Ә шулай да балачак елларын ул эчке бер кинәнү белән сөйләп  китә: ямьле Караидел елгасы буенда балык тотулар; кичке саф һавада үләннәрнең хуш исе таралган болында ат каравыллаулар; Караидел болыннарында  печән әзерләүләр; яланаяклы дус малайлар белән бергә  төнге учакта бәрәңге көйдерерүләр; яңа чабылып алынган печән төялгән ат арбасына ятып, йолдызлар җемелдәгән күккә карап киләчәк турында  хыялланулар; шул ук вакытта  кичке уеннар... һәммәсе хөрмәтле ветеранның хәтерендә.

Егетнең бар яшьлек  хыялларын  дәһшәтле сугыш өзә. Сугыш башланганда аңа 17 яшь. 1942 елның августында повестка ала. Аннан Благовещен шәһәрендә хәрби училищеда укый, ә 1943 елның февралендә фронтка китә. 43-нче гвардия полкының танкыга каршы икенче артиллерия  дивизионына җибәрелә. Кече сержант Аскинга күп яуларда сынау тотарга  туры килә: Харьков, Кривой Рог, Тирасполь, Бендер һәм Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1945 елның гыйнвар аенда аларның батареясе беренчеләрдән булып, Одер елгасына килеп җитә.Елганы кичеп, киңлеге 5 һәм тирәнлеге 2 километр булган плацдармны яулап алалар. Бу югалтуга каршы фашист ут ача. Бик күп батырлар һәлак була. Озакка сузылган алышта Аскин батареяда үзе генә кала һәм бернинди  дошман танкын үткәрми: шул вакытта аңа  снарядлар ташучы да, төзәүче, ут ачучы, командир да булырга туры килә... Үзенең  сугыш яланында күрсәткән батырлыгы белән халык әйтемен кире какты. Берүзе дошман танкларына каршы торып, яу кырында берәү дә батыр икәнен исбат итте.Ә ул вакытта аңа нибары 19 яшь кенә була бит... Күрсәткән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Ленин орденнары белән бүләкләнә, ә Одер елгасында күрсәткән батырлыгы өчен  20 яшьлек Аскинга Герой исеме бирелә.

Героебыз быел октябрь аенда 80 яше тулу уңае белән  үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аның язмышы - ил язмышы. Ул үзе тере тарих.Аның йортыннан кеше бер дә өзелми:укучылар да,авылдашлары да килеп тора.

Гайфетдин Гафият  улы тынгы  белми, тиктормас һәм  шул ук вакытта артык тыйнак булган шәхес тә... Аны илдә барган һәрнәрсә уйландыра, борчый. Ул  бүген дә сафта: актив җәмәгать эшлеклесе, яшь буын тәрбиячесе, киңәшче, остаз дип тә әйтеп була.Ул һәрчак мәктәптә укучылар арасында, безнең лицейда да очрашуларда еш   була... 1989 елны Бөек Җиңү бәйрәме  һәм  яудан  әйләнеп кайта алмаган якташлары истәлегенә авылында зур булмаган   парк  ача. Шунда яуда ятып калган иптәшләре һәм яшь буынга истәлек булып калсын өчен чыршы агачлары аллеясе утыртуны оештыра... Арабызда шундый шәхес булуы белән сокланабыз һәм горурланабыз.

Безнең  Байгилде авылы уртасында да Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә обелиск-Һәйкәл куелган...

Батырлар китмиләр дөньядан,

Үлгәч тә халыкта калалар,

Чакырып иң изге көрәшкә,

Егетләр алдыннан баралар.

Тирә-якта тынлык. Чыршы агачлары гына салмак  искән җилгә  селкенеп куя.  

Олысы-кечесе, яше-карты - барысы да  буген монда җыеллганнар. Иң беренче рәттә хөрмәтле ветераннарыбыз утыра. Күкрәкләрендә орден-медальләре кояшта ялтырап китә. Тик чал чәчле башларын аска иеп ни уйлыйлар икән алар бу минутта? Бәлки, үзләренең исән-сау сугыш кырларыннан әйләнеп кайтып, шушы көннәрне күргәннәренә шатланалардыр? Әллә, сугыш кырларында  ятып калган иптәшләрен, авылдашларын, туганнарын уйлыйлармы? Ә бәлки, үзләре үткән сугыш эчендә йөриләрдер! Әйе, бу һәйкәлләр  янына җыелган авылдашларның  барысына да сугыш җиле кагылмый калмаган. Бу каһәрле сугышта кемнәрнең генә газизләре кайда гына ятып калмаган бит. Балаларын  һаман көткән аналар, инде күзләренең нуры бетсә дә өметләрен өзмиләр.Тәрәзәгә килеп сугылган җил тавышына да уянып: “Бәлки, балам  кайтып тәрәзәгә чиртәдер, - дип торып караганнары да бар бит! Нәкъ шундый аналарга багышлап  җырлана да инде  бу җыр юлларында:

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,

Утыңны сүндермичә мине көт.

Сине көттереп тә кайта алмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафү ит!..

Аз булдымы ул елларда әти җылысыннан мәхрүм үскән ятим балалар, ә яшь киленнәр-сөйгәннәрен көтеп, көзге каен сыман саргайганнары, “Батырлрча һәлак булды”... ”Һәбәрсез  югалды”... дигән пичәтле кара кәгазь алганнары, тол калганнары?!.. Шулар хакында яза да инде якташ  шагыйребез  Зиннур Нәсыйбуллин  бу шигырь юлларында:

...Каерылган кош канаты кебек,

Кара шәле карда сөйрәлә...

Әни, әни!

Нәрсә булды, әни?!

Сөйлә, әни!

Хәер, сөйләмә...

Әкрен генә моң яңгырый. Каяндыр килеп чыккан  назлы җил битләрне иркәли, яңакларга сырыла да еракларга, чит  җирләрдә  ятып калганнар янына китә төсле: ”Сезне беркем дә онытмаган, сезне беркем  дә ташламаган, сез һәркемнең күңеле түрендә!” - дип эндәшәсем, сөйлисем, оран салып кычкырасым килә !..

Юк! Бер генә минутка да сез күңелләрдән чыкмыйсыз! Сезнең фоторәсемнәрегез һәрбер өйнең түрендә кадерлеләп сакланыла, сезнең белән яши бу дөнья. Сез мәңгегә, иң соңгы йөрәк сулышыбызга чаклы безнең яныбызда!

Кызганычка  каршы,  хөрмәтле ветераннарыбызның саннары елдан-ел кими. Без, яшь  буын, бәхетекә каршы, сугышның  коточкыч  куркыныч  нәрсә икәнлеге турында кинофильмнардан күреп, китаплардан укып, ә кайсыларыбыз картәтиләре  сөйләгәненнән генә беләбез:

Ветераннар килә бәйрәмнәргә...

Истәлекләр...

Йөрәкләрдә алар.

Онытылмаган бит берсе дә. 

Кем онытсын,

Ут эченә үзе

Аягүрә барып керсен дә...

(Р.Миңнуллин)

Минем картәтием Бөек Ватан сугышында катнашкан. Тик авыр яралар алып кайту сәбәпле, бу көннәргә чаклы яши алмады...

Кадерле ветераннарыбыз,безгә  зәңгәр аяз күк, тыныч тормыш яулап биргән өчен картаймыйча  озак  яшәргә тиеш әле сез. Үзегез өчен генә түгел,сугыш яланнарында кайталмыйча ятып калганнар өчен дә! Бик күп кайгы, әрнү, куркынычлар, югалтулар, күз яш ьләре буразналар  булып яткан  сезнең маңгайларга.Һәрберегез, сез ветераннар,тере тарих,зур китап.Сезнең язмыш – ил язмышы һәм алар бергә бәйләнгәннәр дә.Без сезнең алдыгызда бик зур бурычлыбыз.Сезнең сугыш яраларыгыз беркайчан да сызламасын, төннәрегез тыныч, көннәрегез якты булсын. Дөньяның  матурлыгына һәм  илебезнең тынычлыгына, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетле булуларына, һәр ел язлар килүенә шатланып яшәргә язсын.Картаймагыз, ветераннар, исән-сау гына булыгыз! Чал чәчле ветераннарга карап, шундый  матур, җылы сүзләрне аларга бүләк  итәсе килә:

Картаймагыз әле, ветераннар, картаймагыз.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!..   

 

Бшкарды: 10 сыйныф укучысы Газизова Г.

Воспоминания  моей бабушки.

Давно закончилась Великая Отечественная война. В этом году  мы будем отмечать 60 – летие Великой Победы. Но ветераны, мужественно сражавшиеся на фронтах Великой Отечественной войны за честь и свободу нашей Родины, самоотверженным трудом крепившие оборону и тыл, вынесшие на своих плечах тяжелые испытания, какие когда-либо выпадали на долю человека, хорошо помнят те страшные дни.

Хорошо помнит те грозные годы и моя бабушка, хотя в то время была ещё ребёнком. Ее мама, моя прабабушка, рассказывала ей о том, как все тяжести послевоенных лет легли на их плечи.

Мою бабушку зовут Разетдинова Гульфина Муфтаховна, родилась в 1939 году. В их семье было трое детей, и жили они в поселке Чандар. Родители работали в леспромхозе.

Отца звали Имаев Муфтар Имамутдинович. Когда началась война, его призвали в первые же дни. Дети ещё были маленькие: моей бабушке было 2,5 года, самому старшему – 9 лет, а самому младшему – 4 месяца. Когда ее отца забирали на фронт, он подарил ей куклу, с которой она почти не расставалась. После того как ее отца увезли на фронт, через некоторое время они переехали в деревню Бикмурзино, в леспромхозе было тяжело работать, а здесь были родственники бабушки, которые помогали, чем могли.

На войне её отец служил рядовым стрелком – в 317 стрелковом полку 92 стрелковой дивизии. Моя бабушка почти ничего не помнит, разве что содержание писем, которые они читали вместе с братьями и матерью, надолго остались в ее памяти. В одном из писем он сообщил, что во время форсирования реки Днепр погибло много людей, а он выплыл, схватившись за бревно, которое проплывало мимо. Тогда он остался в живых ради своих детей. В остальных же письмах он писал, что с ним всё хорошо, и он обязательно вернётся. И спрашивал, как там дети?   Так как он не знал точного адреса, он отправлял письма в поселок Чандар, а оттуда письма пересылали в Бикмурзино.

К сожалению, он не дожил до Победы и, будучи погибшим, он похоронен в Германии в кладбище д. Гронвейда  в могиле  № 14. Это все, что помнит моя бабушка.

Мне бы хотелось, чтобы  больше не повторилось таких страшных историй войны. Хотелось бы жить в дружбе и мире.

Разетдинова Элиза

Воспоминания ветерана труда о военной поре.

Миннихамиде Фатиховне Шафиковой 76 лет. Ее детство пришлось на тяжелые годы войны.

Испить чашу страданий сполна пришлось ее поколению в то время. Когда началась война, отцы, братья уходили на фронт. Вместо них работали теперь на колхозных полях и фермах женщины, дети и старики. Чтобы обеспечить фронт продовольствием и одеждой, каждый сознательный человек тогда трудился с утра до вечера. К таким относится и Миннихамида Фатиховна. В их семье было четверо детей. Когда началась война, ей было 12 лет. Тогда она училась в школе. Очень трудно приходилось им: не было ни карандашей, ни тетрадей, писали углем между строчками газет. Тем не менее, у детей военной поры было огромное желание учиться.

Скоро братья Миннихамиды ушли воевать. Некоторые семьи получили похоронки на своих погибших родственников. Рабочих рук в колхозе не хватало. Все больше  к колхозным делам стали привлекать школьников. Так Миннихамида проучилась в школе всего 5 лет. Больше ей не суждено было учиться. Она тоже стала помогать колхозникам. Ей помнятся самые трудные времена, когда весной в колхозе не хватало семян для посева и их, подростков, отправили на станцию Тавтиманово за семенами. Мешки с семенами несли на плечах. Была половодье, кругом стояла вода, текли бурные ручьи. Тогда сапоги были большой редкостью, в деревне все носили лапти. В растрепанных лаптях, с грузом на плечах. Подростки переходили через ледяные ручьи и с трудом добирались домой.

Весной, летом, осенью работали на колхозных полях и лугах. Весной подносили воду для радиаторов тракторов, на которых вспахивали поля. Затем подходила пора сенокоса. Всех – и стар и млад  - отправляли на сенокос. С собой брали вареную картошку, две ложки муки и 200 граммов хлеба, который давали работникам. Часто работали сутками. Страда не могда ждать. Возвращались домой очень голодные, варили суп из листьев свеклы и других съедобных растений, использовали в пищу гнилую картофель. А свежую картофель, которая поспевала в огороде, нарезали соломкой, сушили на печи и отправляли солдатам.

Зимой колхозники работали в леспромхозе: валили лес, заготавливали дрова. Было очень холодно: стояли трескучие морозы. От грубой работы и жуткого холода трескались руки, покрывались кровоподтеками…Но люди терпели боль, голод,  холод, потому что знали, что на фронте приходится еще тяжелее – там ежедневно гибнут солдаты, защищая их свободу.

Долго шла война, целых четыре года. Сколько слез было пролито, сколько страданий пережито! А когда закончилась война, все с нетерпением ждали своих родных. Но не все вернулись с той страшной войны. К счастью, братья Миннихамиды остались живы. Они, получив ранения, лечились в госпиталях и вернулись домой.

Вот что рассказала нам Шафикова М.Ф. о своей молодости. Хотя это были трудные годы, Миннихамида Фатиховна счастлива, потому что прожила такую интересную и богатую жизнь.        

 Ялалова Олеся,10 класс.

Нәнәем ятим үскән

Минем карт картәтием – Имаметдинов Йосып Имаметдин улы. Ул 1907 елны Зур Теңкәш авылында туа. 1933 елны өйләнә һәм аның дүрт баласы туа. Иң зурысы минем Кәфия нәнәем. Үзенең әтисе турында миңа ул менә нәрсәләр сөйләде. “Карт картәтиең басуда эшләп йөргән чагында, аларга тиз генә җыелышка кайтырга кушалар. Анда бик куркыныч хәбәр көткән була. Фашистлар безнең илгә һөҗүм иткәннәр. Барлык ир-егетләрне Ватанны сакларга чакыралар. Икенче көнне үк аларны машиналарга утыртып, Кызыл Яр авылына алып китәләр. Зур Теңкәш авылыннан алар күмәк баралар.”
Нәнәем әнисе һәм туганнары белән хат көтәләр, ләкин, кызганычка каршы, бер генә хат та килми. Сугыш беткәнгә кадәр алар картәтием турында бернинди хәбәр белмиләр.
Менә ир-атлар сугыштан кайта башлый. Аларга Йосып картәтием белән сугышта бергә булган бер абый килә. Ул барын да сөйләп бирә. “Йосып белән кавалерия подразделениесенә эләктек. Атларда дошманга каршы кыю сугыштык. Безнең өскә яңгыр сыман пулялар, бомбалар, снарядлар яуды. Менә бервакыт сугыш тынып торган арада, Йосып белән берничә солдатка кухнядан ашарга алып килергә куштылар. Ике солдат зур савыт белән аш, ә Йосып капчык белән икмәк күтәргән була. Шулай ризык белән килгәндә, өсләренә снаряд төшеп шартлыйлар.”
Карт картәтием 34 яшендә сугышта һәлак була. Нәнәемә ул вакытта җиде генә яшь була. Ул еллардагы күп балалар кебек ул да ятим кала.
Безнең илне саклап сугышкан һәм дошманны җиңгән барлык батырларга рәхмәт! Сугыш булмасын, дөньялар һәрвакыт тыныч торсын!
Лилия Әминева.
Нуриман, Байгилде авылы лицее.

Полезные сайты

РОССИЙСКОЕ ВОЕННО-ИСТОРИЧЕСКОЕ ОБЩЕСТВО
Национальный музей Республики Башкортостан

Республиканский Музей Боевой Славы

Государственный музей политической истории Росии

Сайт администрации Нуримановского района
Сайт администрации Нуримановского района
Сайт Байгильдинского сельского лицея
Сайт Байгильдинского сельского лицея
Неофициальный сайт с.Байгильдино
Неофициальный сайт с.Байгильдино

Приглашаем участвовать в форуме «Краеведы Нуримановского района»

Посмотри на свою деревню с высоты

Еще можно обратиться сюда и получить более подробную информацию и более удобные спутниковые снимки