Фронт хатларын әгәр бергә җыйсаң, Торыр иде мең-мең томнардан. Булыр иде бәлки хаталары, Булмас иде әмма бер ялган. Ул хатларда егет хыяллары, Тере сүзе, тере сөйләше, Әниләрнең көне-төне укып, Өмет булып тамган күз яше. Солдат хатын әгәр бергә җыйсаң, Туар иде моңа кадәре һич булмаган һәм булмаячак Җан тетрәткеч йөрәк әсәре...
(Риф Мифтахов)
Нуриман районы Байгилде авыл лицееның "Батырлык һәм Хезмәт даны" музеенда берничә солдат хаты саклана. Хатлар... Өчпочмаклы солдат хатлары. Аларда сугышның тетрәндергеч авазы. Без ул авазны аңларга тиешбез. Яшәүнең ямен, гомернең кадерен белү өчен.
Хатның эчтәлеген яңа кәгазьгә төшерү - энә белән кою казуга тиң. Чөнки хатлар бик таушалган, каләм белән язылганнарының хәрефләре җуелган, кайбер урыннары бөтенләй өзелгән. Хатлар гарәп, латин һәм кириллица графикасында язылган. Бу язмаларны укыганда зур дулкынлану кичерәсең. Алар үткән дәһшәтле сугыш елларын күз алдына китерә, тарихны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өнди.
Хатларның эчтәлеге белән танышкач, күзгә ташланган беренче нәрсә шул: хат авторлары үзләренең барлык якыннарына, берсен дә читтә калдырмаска тырышып, сәлам юллыйлар. Билгеле, аларның кош теледәй генә хәбәрләрен, күпме кеше тилмереп көтеп тора. Мәсәлән, Нуриман районының Гыйззәт (Яңа Үкәрле) авылыннан Кадыйров Фәткылисламның әти-әнисенә язган хатларында шундый юлларны да очратырга була: "...Яхшы һаваның киң кочагында тезелеп очкан кыр казлары кадәр сәламнәремне бүләк итеп, җибәреп калам" яки "...үсеп килгән алмалар санынча күптин-күп сәлам..."
Әлбәттә, яу яланында йөргән солдат туган ягын, якыннарын сагына. Моны Бикморза авылы егете Бәдретдинов Илһамның хат юлларыннан укыйбыз: "...хәзер печән чабалардыр инде? Их, бер-ике көнгә генә булса да, кайтып күрәсе иде, бөтен авыл халкын һәм балаларын..." Шул ук вакытта автор үз-үзен юатып та куя: "...ничего, исән булсам бер кайтып күрермен, - дип уйлыйм".
Кадыйров Фәткылисламның хатыннан: "...яңарак кына ничә малай үсеп килә идек, төрле якларга бара башлагач, таралып беттек, кош балалары кебек. Тагын да исән булып, бер күрешсәк иде..."
Солдат хатларында авылдашлары турында уйлану, тылдагы тормыш белән кызыксыну да урын ала. Мисал өчен, Бәдретдинов Илһамның хатыннан: "...председатель - Һәдия апамы? Счетовод кем? Бригадирлар кемнәр? Завферма кем? Колхозда нәрсә эшлиләр?.."
Кушкул авылыннан Нәбиев Ягафәр хатыннан: "...колхозда сабан, ашлыклар ничек? Үткән ел трудоднягә ашлык алдыгызмы?"
Кадыйров Фәткылислам хатыннан: "...Колхоздан ашарга бирәләрме? Салымнар түләтеп, бик йончытмыйлармы соң? Түләү булса, сезгә күп булырга тиеш түгел. Авыл яшҗләренең һәм олыларының хатлары киләме? Кемнәрнең юк?..."
Шул ук вакытта хат авторлары кыскача гына булса да, үзләре турында да хәбәр итәләр. Кушкүл егете Нәбиев Ягафәрнең хатыннан: "...Тула шәһәрендәге госпитальдән чыктым, хәзерге көндә укыйбыз. Кайда икәнемне язарга ярамый. Шулай дигәч, үзегез белегез..."
Кадыйров Фәткылислам: "...Тәүләп аш-су җитми инде ул. Нинди яхшы булса да, әз була шул ашаганда, хуш-сынып булмый. Карын һәрвакыт ач кебек йөрисең. Шуның белән ябыгып бетәсең. Хәзер монда да безнең иптәшләр әз кала башлады. Менә безнең ротадан да байтак кеше китте. Күптән (капитан,- Г.Х.) Жуков әйтмешли, күп семья кебек идек, хәзер шул вич яраланып беттек..."
Хатта шулай ук дошманга нәфрәт хисе белән сугарылып язылган юлларны да укырга була. "...Шулай итеп, без дә атларбыз, ахыры, фашист-дошман кабахәтләрен Германга илтеп, исән йөреп кайтырга язсын иде..." (Кадыйров Фәткылислам хатыннан).
Бу язмаларда диалект сүзләр зур урын алган. Мәсәлән, җиңгәй-җиңги, җизной-җизни, әрмисләрчә-армеецларча, вич-весь, шкул-школа, ату - а то һ.б.
Кайберләрендә шигырь юлларын да очратырга мөмкин.
Бергә чакта үскән идек,
Тал тамырлары кебек.
Үсеп җиткәч, таралыштык.
Кош балалары кебек.
Яки:
Һаваларда очкан кошларга.
Моңланып карап калам.
Бәхиллегеңне сорап,
Мәңгелеккә кул куям.
(Кадыйров Фәткылислам хатыннан)
Фроттамы, госпитальдәме, сугышка керергә әзерләнгәндәме, солдат хатлар яза һәм җавап килгәнен көтә. "... Мин бу шкулдан өч хат салдым. Шушы хатны алгач та, хат салыгыз. Мин авылдан хат алганым юк, җиде ай булды. Көз көне фронтка киткән чакта, Москвада чакта, Кобау нәнәйләрдән бер хат алган идем. Шуннан бирле бер хәбәр дә белмим. Шулай, әткәй һәм әнкәй, берүк хат сала күрегез..." ( Нәбиев Ягафәр хатыннан).
Һәрбер хатның азагында адрес куелган. Билгеле, яугирләр бер урында гына тормый шул. Мәсәлән:
Действующая армия,
801 полевая почта,
153 зап. полк,
Взвод /7X0,
Замполитруку Бадретдинову И.
Хатлар белән танышып чыккач, солдат-егетләребезнең язмышы да кызыксындыра. Яу кырларын кичеп, туган якларына әйләнеп кайта алганнармы алар? Кызганычка каршы, күпчелеккә туган илен, якыннарын күрергә насыйп булмый.
Бәдретдинов Илһаметдин Мөхәметдин улы, 1921нче елгы, чыгышы белән Нуриман районының Бикморза авылыннан, кызылармеец, 1942нче елның октябрендә хәбәрсез югала. (Книга "Память", т. 16, стр. 20, Уфа: Китап. 1998.)
Нәбиев Ягафәр Шәрип улы,
1924нче елгы, Нуриман районының Кушкүл авылыннан, 70 ТБр, рядовой, укчы, 1943нче елның 24нче декабрендә һәлак була. Витебск өлкәсенең Шумилинский районының Бобры авылында җирләнгән. (Книга "Память", т. 16, стр. 83, Уфа: Китап,1998.)
Кадыйров Фәткылислам Шәйхелислам улы, 1921нче елгы, рядовой, укчы, 1943нче елның июнендә хәбәрсез югала. (Книга "Память", т. 16, стр. 59, Уфа: Китап,1998.)
Фәткылисламның бертуганнары да сугышта катнаша. Мәсәлән: Кадыйров Фәхрислам Шәйхелислам улы, 1905нче елгы. Яңа Үкәрле авылыннан, 1053 СП, 300СД, сержант, отделение командиры урынбасары, 1942нче елның 19нчы декабрендә хәбәрсез югала. (Книга "Память" т. 16, стр. 59).
Кадыйров Динислам Шәйхелислам улы, 1916нчы елгы, Бәрҗәү авылыннан, рядовой, 1943нче елда демобилизацияләнгән. ("Они верну-лись с победой", т.9, стр. 253).
Кадыйров Зөфәр Шәйхелислам улы, 1923нче елгы, Бәрҗәү авылыннан, рядовой, 1947нче елда демобилизацияләнгән. ("Они верну-лись с победой". т.9, стр. 253) Фәткылисламның хатында Зөфәр турында искә алына. "...Зөфәр кайда, хаты бармы, юкмы? Адресын җибәрегез, ярыймы..." Зөфәр Шәйхелислам улы 1985нче елда вафат була.
Шуны да әйтергә кирәк, Кадыйров Фәткылисламның хатлары латин графикасы белән язылган. Бер хатына көнен дә куйган: 19.12 1942нче ел. Эзләнү эше алып барганда шул ачыкланды: нәкъ бу көнне аның абыйсы, Фәхрислам, сугышта һәлак була.
Илебезнең фашист коллыгыннан котылуыннан күбрәк вакыт узган саен фаҗигале, утлы-давыллы сугыш елларының әһәмияте арта. Җиңү хакына тир һәм кан түккән, безнең буын җирдә тусын, азат илдә яшәсен өчен яу яланында ятып калган яугирләребез, хәбәрсез югалган якташларыбыз, яшь гомерләре вакытсыз өзелгән егетләребезнең якты истәлеге алдында баш иябез!
1нче хат.
Нуриман районы Бикморза авылында туган Бадретдинов Илһамның әти-әнисенә фронттан язган хаты:
Башкирская АССР,
ст.Иглино,
Нуримановский район,
п/о Байгильдино,
д.Бикмурзино, Бадретдинову Мухетдину, Действующая армия 153 З.П. 3.07.42.
Сәлам хат.
Исәнмесез, кадерле әти һәм әни. Миннән, улыгыз Илһамнан, сагынычлы сәламнәремне бүләк итәм. Түтәй һәм туганнарым, Миңзифа һәм Миңнисаларга миннән бик күп сәлам.
Сәтига түтәйләргә, Гәнадия жиңгәйләргә барсына да күп сәлам. Әгъзамгә өй эчләре белән күп сәлам. Хәдия апага, Сафия апага күп сәлам. Мирсадырга һәм Гарифкә, иптәше белән икесенә, Таип абзыйга күп сәлам. Санияга, Зәйтүнәгә н.б. кызларга - барысына да күп сәлам. Галигә, Мәгафур, Рәискә Һ.б. күп сәлам. Сәлам соңында сүзләргә күчәм. Мин үзем пока исән һәм сәламәтмен хәзергә. Үзегезнең хәлләр ничек соң? Хак якларына аптырап китмисезме? Конечно, сезнең язуыгызга караганда, ул кадәр кыйммәтчөлек булгач, билгеле инде, хәлләрнең яхшылыгы һәм начарлыгы. Председатель - Һәдия апамы? Счетовод кем? Бригадирлар кемнәр? Завферма кем? Барын да аерып языгыз яме? Колхозда нәрсә эшлиләр? Хәзер печән чабалардыр инде? Их, бер-ике көнгә генә булса да, кайтып күрәсе иде, булган авыл халкын һәм балаларын. Ничөго, исән булсам, бер кайтып күрермен дип уйлыйм. Тагын дөнья хәлләре ничек булып китәр? Түтәй, яз. Кемнәр нәрсә эшли, хатны еш яз. Онытып киткәнмен, Әсхәткә күп сәлам әйт.
Үкәрлеләр, кемнәр нәрсә эшли? Зәйнәпләр, Кафияләр нәрсә эшлиләр? Хатны еш яз, түтәй, күп яз. Адресны мин ничек язам шулай языгыз.
Действующая армия,
801 полевая почта,
153 зап. полк,
взвод. ПХО,
замполитруку Бадретдинову.
2нче хат.
БАССР,
г.Уфа,
Ст.Иглино,
Нуримановский район,
Байгилдинский с/с,
д.Кушкулево,
Набиеву Ш.
26.06.
Сагынычлы хат башы.
Исәнмесез, сез ки туган илләрдә яшәүче кадерле әткәй һәм әнкәй. Без ки, улыгыздан, туганнарыма бик сагынып, бик күп сәламнәр бүләк итеп, җибәреп калам һәм Сәлих абый, Мәликә җингәйгә бик күп сәлам. Әнфисә һәм Әнис туганнарга бик күп сәлам, һәм Зиннәт җизнәйгә. Ярулла, Зәйнәп, Искәндәр, Дәлифә туганнарга бик күп сәлам һәм барча күршеләргә миннән бик күп сәлам диярсез. Шуның белән, кыскача, сәлам тәмам. Минем хәлне сорасагыз, мин хәзерге көнне исәнмен. Тула шәһәрендәге госпитальдән чыктым, хәзерге көндә укыйбыз. Кайда икәнемне язарга ярамый. Шулай дигәч, үзегез белегез. Мин бу шкул-дан өч хат салдым. Шушы хатны алгач та, хат салыгыз, барча авыл хәбәрләрен язып. Авылда кемнәр фронттан кайтты? Барча хәбәрләрне языгыз.
Әткәй һәм әнкәй, Зиннәт җизнинең хәбәре бармы? Колхозда сабан, ашлыклар ничек? Үткән ел трудоднягә ашлык алдыгызмы? Важный, барча-барча хәбәрләрне аерып языгыз. Мин авылдан хат алганым юк, җиде ай булды. Көз көне фронтка киткән чакта, Москвада чакта, Кобау нәнәйләрдән бер хат алган идем, шуннан бирле бер хәбәр дә белмим. Шулай, әткәй һәм әнкәй, бер үк хат сала күрегез еш-еш. Адресымны язам. Пока, хуш-сау булыгыз. Минем адрес:
Полевая почта
68 434-Б
Нәбиев Ягафәр Ш.
Шушы адрес белән хат языгыз.
Знче хат.
Нуриман районы Яна Үкәрле (Гыйззәт) авылында туган Кадыйров Фәткылисламның әти-әнисенә фронттан язган хаты:
Хат башы, языгыз каршы.
Исәнмесез ки, туган авылда яшәүче Әткәй һәм Әнкәем. Мин язам, Көнбаеш ягында хезмәт итүче улыгыз, Фәткылисламнан. Сезне сагынып, бер күреп сөйләшер дә чак булыр мәлне, очып кайтырымны теләп, бәхилләшеп күп сәлам күндереп калам. Шулай ук Зөфәр туганыма һәм Мөэминә туганыма яхшы Һаваның киң кочагында тезелеп очкан кыр казлары кадәрө сәламнәремне бүләк итеп, җибәреп калам. Мирсаяф һәм Хаҗелисламга күптин-күп сәлам җибәреп калам... Гатифә җиңгиләргә күптин-күп сәлам. Шулай ук булган җиңгәйләргә һәм абыйларга, барча балалары белән аеруча сагынычлы күп сәлам диярсез. Миңниярга күптин-күп сәлам һәм күрше-күләннәргә күп сәлам диярсез. Ярар, шуның белән сәлам тәмам.
Менә нәрсә, әткәй һәм әнкәй, исән-сау гына яшисезме? Шулай ук .... хәлләре ничек? Хатлары киләме? Авыл яшьләренең һәм олыларның хатлары киләме? Зөфәрнең кырына бардыңмы әле? Гатифә җиңгидән хат килгән иде. Киттеләр, диде. Зөфәрнең хәле ничек соң? Уйныйлармы, эшлиләрме? Зөфәрнең кырында булдыгызмы? Сөйләштегезме? Ничек, әле дә ат беләнме? Ашау-эчүләре ничек? Тәүләп аш-су җитми инде ул. Нинди яхшы булса да, әз була шул ашаганда, хушсынып булмый. Карын һәрвакыт ач кебек йөрисең. Шуның белән ябыгып бетәсең. Аннан соң бер ел үткәч, менә миңа җитә. Хәзер әзрәк тегеләй дә тапкалайсың. Шуның белән йөдәп бетәсең. Хәзер ашау-эчү шулай, әткәй-әнкәй. Хәзер монда да безнең иптәшләр әз кала башлады. Менә безнең ротадан байтак кеше китте. Шулай итеп, без дә атларбыз, ахры, фашист-дошман кабахәтләрне Германга илтеп, исән йөреп кайтырга язсын инде. Шулай, әткәй-әнкәй. Күптән Жуков әйтмешли, күп семья кебек идек, хәзер инде вич яраланып беттек. Ярый, минем әллә нинди язардай сүзләр юк, үзегез нәрсә бар, нәрсә юк, нинди яңалыклар бар, шуларның барын да язып языгыз. Тагын бер-ике генә сүз язам:
Бергә чакта үскән идек,
Тал тамырлары кебек.
Үсеп җиткәч, таралыштык.
Кош балалары кебек.
Һаваларда очкан кошларга
Моңланып карап калам.
Бәхиллегеңне сорап,
Мәңгелеккә кул куям.
Шуның белән хат тәмам.
Хуш, сау булыгыз. Хат көтеп калам. Хатыгызны кара белән языгыз, ату укыганда танып булмый. Минем адрес: 858 ППС, Часть 302
Кадыйров Фәткылислам. Шушы адрес белән хат языгыз.
4нче хат.
Нуриман районы Яна Үкәрле (Гыйззәт) авылында туган Кадыйров Фәткылисламның әти-әнисенә фронттан язган тагын бер хаты:
БАССР
ст.Иглино
Нуримановский район, п/о Байгильдино, д.Ново-Укарлино, Кадырову И.И.
Хат башы, языгыз каршы.
Исәнмесез, сез ки дөньяда минем өчен иң якын, иң кадерле булган әткәем, әнкәем. Мин, кадерле улыгыздан сагынычлы, бер күреп сөйләшергә зар булып, күптин сәлам күндереп калам. Шулай ук Зөфәр туганыма, якының аримисләрчә күптин-күп сәлам һәм дә Мөэминә туганыма, үзе кебек үсеп килгән дөньяда булган кырлар санымча күп сәлам, һәм дә Мирсаяф туганыма, һәм Хәҗилислам туганыма, үсеп килгән алмалар санынча, күптин-күп сәлам. Шулай ук Рәхилә җиңгигә күптин-күп сәлам. Шулай ук Гатифә җиңгигә һәм барча балалары белән аермыйча күптин-күп сәлам, һәм дә Миңниарга һәм дә Мирхәйдәргә күптин-күп сәлам, шулай ук Әхмәдулла бабай белән әбигә. Сәлам, сәламем тәмам һәм бер-икө сүз язмак булам. Менә нәрсә, әткәй-әнкәем, исән-сау гына яшисезме? Көн итүләре бик авыр түгелме? Авыр булса да түзәргә кирәк, бер бездән генә калмаган бит, әткәй һәм әнкәй. Әз булса бергәләп эшли торган идек тә бит, хәзер берүзегез калдыгыз. Чирләп китмәгез тагын, карар кешегез юк бит хәзер. Яңарак кына ничә малай үсеп килә идек, төрле якларга бара башлагач, таралышып беттек, кош балалары кебек. Тагын да исән булып, бер күрешсәк иде. Ярый, алары... Шул да мәгълүм булсын, шулай ук колхоздан ашарга бирәләрме соң? Бәрәңге нигә юк? Авылда элекке кебек барысы да сафларда күренәдер? Иркенләп ашарга җитәме инде ул. Элекке без бардагы кебек череп бетмидер?Хәзер салымнар белән бик йончытмыйлармы соң? Түләү булса, сезгә күп булырга тиеш түгел. Шулай ук яшьләрнең хатлары киләме соң? Кемнәрнең хаты килә? Кемнәрнең юк? Идият иптәшнең хаты киләме, юкмы? Зөфәр кайда, хаты бармы, юкмы? Адресын җибәрегез, ярыймы. Шулай ук мин сезгә 100 сум акча салган идем, алдыгызмы? Аннан соң посылка алмадыгызмы әле? 5 кг күп булмас, берсе кипмәсә, берсе килер. Әле кәрбит цементы заводындабыз. Башай, бияләй салырга онытмагыз.
Ярый, пока.Үзем исән-сау гына хезмәт итеп ятам. Ашау-эчү яхшы гына, җитә хәзергә.Тәүләп ашау җитми иде, хәзер өйрәндек. Ярый, шуның белән тәмам. Сау булыгыз. Язылды: 19.12.1942 ел..
Кадыйров Фәткылислам.
858 ППС
Часть 302.
Гөлназ ХӘЙРЕТДИНОВА, Нуриман районы.
ТУЛПАР, №4, 2011ел